Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 9-12 май көннәрендә парковкалар түләүсез булачак

Җиңү Көнендә җир өсте транспорты гадәттәгедән озаграк – 23:30 сәгатькә кадәр эшләяәчәк.

Казанда 9-12 май көннәрендә муниципаль парковкалар түләүсез булачак. Бу хакта шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков әйтте.

“Урам юллары янәшәсендә урнашкан мунципаль парковкалар 9 майдан 12 майга кадәр бушлай булачак”, - диде Айдар Габделхаков.

Җиңү Көнендә җир өсте җәмәгать транспорты гадәттәгедән озаграк, ә метро гадәттәгечә төн уртасына кадәр эшләячәк.

“9 майда, бәйрәм көнендә шәһәрнең җәмәгать транспорты эш көне графигы буенча, озайтылган режим белән 23:30 сәгатькә кадәр йөриячәк. Метрополитен 24:00 сәгатькә кадәр эшләячәк”. – диде Транспорт комитеты рәисе. 

“Үлемсез полк” акциясе, Җиңү Парады һәм аның репетицияләрен уздыру сәбәпле, Казанда кайбер маршрутларның хәрәкәте үзгәрәчәк.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X