Казанда А гепатиты белән авыру очрагы теркәлде: чирнең бәдрәф аша да таралу куркынычы бар
Бу көннәрдә Казан федераль университетында эшләүче бер хезмәткәрнең А гепатиты белән авыруы ачыкланды. Мондый очраклар республикада, сирәк булса да, килеп чыгып тора. Гепатит халык телендә “сары” авыруы дип атала
А гепатиты белән авыручы хезмәткәрне хастаханәгә салганнар. Әйләнә-тирәдә йогышсызландыру эшләре башкарылды һәм тиз арада чиргә каршы вакцина ясарга тотындылар. Вакцина уку йортындагы хезмәткәрләргә һәм ир-ат студентларга гына ясалачак. Моның сәбәбен дә аңлаттылар: чирнең бәдрәф аша да таралу куркынычы бар икән.
Йогышлы чир табылдымы, халык, ул башкаларга да йокмасмы, эпидемия дәрәҗәсенә җитмәсме, дип шикләнә башлый. Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Наталья Ивойлова, куркырга кирәкми, вәзгыять тыныч, дип белдерде.
Гепатит – бавыр тукымалары ялкынсыну авыруы, аны нигездә йогышлы вирус китереп чыгара. Аның А, В, С, Д, Е төрләре бар. Кайбер вируслар бавыр циррозына, яман шешкә китерергә мөмкин. А гепатиты гадәттә кискен бавыр авыруларына әйләнми. Чир бер кешедән икенче кешегә азык-төлек, су аша да, җенси юл белән дә күчә ала. Эпидемиологлар аны еш кына “юылмаган куллар” чире дип тә атый.
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга күз салсак, узган ел А гепатиты белән республикада 108 кеше, 2017 елда 182 кеше авырган. “Әлеге чир эчәк инфекциясе шикелле тарала, – ди табиб-инфекционист Халит Хәйретдинов. Аңа каршы вакцина бушлай ясалырга тиешле илкүләм календарь исемлегенә керми. Шуңа күрә аны ясату мәҗбүри түгел”. Белгеч аңлатуынча, эпидемия таралу куркынычы булганда гына А гепатиты белән авырый башлаган кеше белән аралашканнарның барысына да ясала. Коллектив очрагында шулай, ә гаиләдә берәр кеше авырып китсә, башка гаилә әгъзалары нишләргә тиеш? Халит Сәүбән улы әйтүенчә, иң беренче итеп, поликлиникага барып, участок табибы белән киңәшәләр. Ул нәрсә эшләргә кирәген үзе хәл итә яки эпидемиологка җибәрә. Кайчан да булса аңа каршы прививка ясаткан икән, ул кабат эшләнми. Гаилә әгъзаларына да вакцина бушлай ясала. Узган ел Балтач районындагы шундый очраклардан соң 395 кешегә вакцина ясалган иде. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов әйтүенчә, аңа 500 мең сумнан артыграк акча тотылган. Авыручыларның саны ун кешедән кимрәк булган, ә алар белән аралашучылар 400гә җиткән.
Федераль университетта авырып киткән хезмәткәр дә башка кешеләр белән тыгыз элемтәдә торган, шуңа күрә аның чир тарату куркынычы зуррак. “А гепатиты кисәк кенә килеп чыга торган чир түгел, – ди Халит Хәйретдинов. – Иң элек саклану чаралары күрергә киңәш итәбез. Кулларны чиста тоту гына җитми. Сатып алынган яшелчә, җиләк-җимешне кайнар суда тотарга кирәк. Аның беренче билгеләре эчәк инфекциясенә охшаш: температура күтәрелә, күңел болгана, эч авырта. Берникадәр вакыттан күз алмасы саргая, бәвел тоныклана”.
А гепатитына каршы ясалучы вакцинаның бәясе шактый кыйммәт булып чыкты. Әйтик, Казандагы “Спасение” поликлиникасында өлкәннәр өчен бер тапкыр вакцина ясату 1 мең 570 сумга төшә. “Прививка кадатканчы, терапевтка керергә туры киләчәк, аның хезмәте – 420 сум”, – дип җавап бирделәр безгә поликлиникадан.
Яшел Үзән районы балалар табибы Фәрит Әкбәров исә соңгы елларда үзләренең участогында балаларның андый чир белән авырмаганын әйтте. 1980 нче еллар башында Урта Азиядә эшләп кайттым. Менә анда гепатит тагын да киң таралган иде”, – ди педиатр. Моның сәбәбен сорагач, белгеч А гепатиты вирусының эчәк инфекциясе шикелле шулай ук пычрак куллардан да йогуын ассызыклады. Балаларга азык-төлек, уенчыклар аша да иярергә мөмкин. “Чир вирусы берәр төбәктән килеп кермәсә, аның белән беркем дә авырмый, грипп шикелле тиз генә килеп чыкмый ул”, – ди Фәрит Әкбәров.
Авыл табибы янына, А гепатитына каршы вакцина ясатасы иде, дип килүчеләр юк икән. Хәер, аны авылда ясамыйлар да. Теләге булган кеше районга яки Казанга җибәрелә. А гепатитына каршы вакцинаны беренче чиратта йогышлы авырулар буенча вәзгыять тыныч булмаган илләргә чыкканда, йогышлы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә, бавыр авыртуларыннан интегүчеләргә ясатырга киңәш итәләр. “Медицина тармагында 35 елдан артык эшләп, түләүле прививка ясатыйм әле, дип килүчеләрне бик сирәк күргәнем бар. Безнең халыкның вакцинага карашы тискәре, мәҗбүри, бушлай билгеләнгәненә дә каршы төшәләр. Сораштыра башласаң, сәбәбен дә аңлата алмыйлар, – ди табибә Гөлзада Корнилова. – Йогышлы чирләр генә тарала күрмәсен инде!”
Фото: архив/Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев