Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Абыстайлар шурасы төзергә җыеналар

Казанның “Ярдәм” мәчетендә узган абыйстайлар җыенында, “Абыстайлар шурасы” төзү мәсьәләсен күтәрделәр.

Казанда татар телен саклап калу өчен  “Абыстайлар шурасы” төзергә кирәк дигән тәкъдим чыкты. Бу хакта бүген “Ярдәм” мәчетендә узган абыстайлар җыенында җәмәгать эшлеклесе, журналист Әлмира Әдиатуллина белдерде.

Бүген Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Киләчәгебезне ничек күрәсез?” дип аталган абыстайлар җыены узды. 200 гә якын абыстай катнашкан җыенда татар телен укыту, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләре, гореф-гадәтләр һ.б. темалар турында фикер алышу булды.

Абыйстайлар шурасы в мечети Ярдам

“Абыстайлар гомер-гомергә яшь буынны тәрбияләүдә бик зур өлеш керткән кешеләр, - ди Әлмира Әдиатуллина. - Без “Абыстайлар шурасы” төзергә ниятләдек. Бүген җыенга да бик хикмәтле кешеләрне чакырдык. Шура төзелгәч, без үзебезнең көчебезне күрсәтәчәкбез һәм сүзебезне җиткерәчәкбез. Идеяларыбызны тормышка ашырырга да җиңелрәк булыр. Киләчәктә дин сабаклары бирүче абыстайлардан милли гореф-гадәтләрне, татар телен белүләре буенча имтихан да алырга җыенабыз”.

Әлмира Әдиатуллина үз чыгышында ана телен өйрәү белү изге бурычларның берсе икәненә дә басым ясады. Сүз уңаеннан, 2 февраль көнне Казанның 5 мәчетендә татар телен өйрәнү курслары башланып китте. Әлеге проектта “Ярдәм” мәчете дә актив катнаша. Биредә татар телен өйрәнергә 70 тән артык кеше теләк белдергән.

Абыйстайлар шурасы в мечети Ярдам

“Ярдәм” мәчетендә узган абыстайлар җыенында юрист Роза Фәрдиева да катнашты. “Абыстайлар оешмасы бик кирәк, - ди Роза Фәрдиева “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә. – Ислам динен җәелдерергә кирәк. Максатыбыз халыкны дингә тарту. Россия төбәкләрендәге мөселманнар белән берләшү. Шәхсән мин үзем дә юрист буларак мөслимәләр оешмасы белән 15 елдан артык хезмәттәшлек итәм. Татар телен татар милләте һәм дин әһелләре күтәрергә тиеш дип саныйм, чөнки милләт белән динне аерып карарга ярамый. Милләт диннән, дин милләттән аерыла алмый”.

Милләт, дин, милли гореф-гадәтләрне саклауда нинди алымнар кулланырга мөмкин, дигән сорауга җыенга килгән һәр абыстай үз фикерен белдерергә тырышты. Галимә Тәэминә Биктимерова үз чыгышыда һәр бала, дөньяга үз билгесе белән туганын билгеләп узды. “Ходай Тәгалә билге белән туган милләткә, шушы милләт өстенә салынган бурычны да йөкли, - ди Тәэминә Биктимерова. - Ана телендә сөйләшкән баланың 40 процентка кадәр сәламәтлегенә иммунитет әзерләнә”. Галимә шулай ук, Ш.Мәрҗанинең мөселман хатын-кызларына булган аерым мөнәсәбәтенә дә тукталып узды.

Абыйстайлар шурасы в мечети Ярдам

Мөхәммәдия мәдрәсәсеннән килгән Флера абыстай Ханнанова бала тәрбияләүне гаиләгә генә кайтарылып калдырылуына борчылуын белдерде. “Милләтне саклап калу эшендә яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Хәреф танытып, намазга өйрәтеп кенә калмыйча, мәдрәсәләргә гыйлем алырга килгәннәргә милләт тарихы, туган телне, әдәбиятны да өйрәтергә кирәк”, - диде абыстай.

“Гадел” мәчете абыстае Фәния Җәләлиева исә, татар телен укыту дәүләт дәрәҗәсендә алып барырга тиешлеген әйтте. Галимә, озак еллар студентларга белем биргән Лена Таҗиева телнең киләчәге өметле булачагын билгеләп узды. “Дәү әниләр тәрбиясе алган буын, үзенең милли асылын югалтмаячак”,-  диде Лена ханым.

Абыйстайлар шурасы в мечети Ярдам

Җыен барышында татарның милли киемнәре, гореф гадәтләре, дини йолаларын яшь буынга тапшыру мәсьәләләре дә күтәрелде. Милли тәрбия комплекслы рәвештә барганда гына уңышка ирешергә мөмкинлеге яңгырады.

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев