Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Алмаз Хәмзиннең иҗат кичәсе узды

Ул юмор-сатира остасының 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган иде.

Бүген Язучылар Берлегенең Тукай клубында татар композиторы, юмор-сатира остасы Алмаз Хәмзинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды. Бәйрәм чарасында төп фигура – Алмаз Хәмзин үзе булды. Кичәне каләмдәше Камил Кәримов алып барса да, күпчелеген үзе сөйләде, үзе җырлады, гармунда уйнады.

Творческий вечер Алмаза Хамзина

Юмор-сатира остасының бу инде беренче генә юбилей кичәсе түгел. Камил Кәримов Алмаз Хәмзинның хезмәт кенәгәсендә эш урыннары күп булуын, әле бу кичә тагын-тагын кабатланасын билгеләп үтте. Ул киләчәктә Филармониядә дә көтелә.

Творческий вечер Алмаза Хамзина

Рабит Батулла юбилярны котларга чыккач, "Алмаз Хәмзинның исеме дөрес түгел, ул чынлыкта "Алмаз-Холдинг", – диде. – Юкса, гади генә Алмаз шушының кадәр халык җыя алыр идемени? Татар эстрадасында Алмаз Хәмзин кебек череп баеган артист юк. Салаватны исәпкә алмаганда", – диде.

Творческий вечер Алмаза Хамзина

Тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллинга сүз бирелгәч, ул: "Кулымда чәчәгем дә, бүләгем дә юк. Шуңа сәхнәгә менәргә оялам", – дип, залдан гына сөйләргә булды. Әмма  әйтәсе сүзен бер җөмләгә сыйдырды: "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз". "Алмазны без моңа кадәр, артист, композитор, юмор-сатира остасы дип кенә белә идек. Соңгы арада проза өлкәсенә дә килеп керде. Инде мин хәзер минем ипиемә үрелмәсә – тәнкыйть өлкәсенә бәреп кермәсә ярый дип торам. Алмаздан теләсә нәрсә көтәргә мөмкин", – диде ул аннары дәвам итеп.

Творческий вечер Алмаза Хамзина

Иҗат кичәсен тамаша кылырга халык зал тутырып килгән иде. Алмаз Хәмзин кичәсен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтте.

Творческий вечер Алмаза Хамзина

Мәгълүмат өчен: Алмаз Хәмзин 1947 елның 18 сентябрендә Түбән Кама районының Ташлык авылында туган. 1977 елны татар мәдәнияте өлкәсендәге казанышлары өчен Алмаз Хәмзингә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2008 елның 25 гыйнварында аңа татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. А.Хәмзин – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев