Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда ана капиталына 250 меңенче сертификат тапшырылды

Тантаналы чара М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Бәхетле балачак” фестивале гала-концерты вакытында булды.

Казанда кичә ана капиталына 250 меңенче сертификат тапшырылды. Юбилей сертификатына Александр һәм Лилия Әхмәтшиннар гаиләсе ия булды. Алар тантаналы чарага ике уллары – 3 яшьлек Матвей һәм 1,5 яшьлек Владислав белән килгәннәр иде.

 Фестиваль “Счастливое детство”, посвященный Международному Дню защиты детей”

Тантаналы чара М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Балаларны яклау көненә багышланган “Бәхетле балачак” фестивале гала-концерты вакытында булды.

Әхмәтшиннар гаиләсенә сертификатны Татарстан Премьер-министры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Ныклы гаилә” партия проектының төбәк координаторы Татьяна Ларионова тапшырды.

 Фестиваль “Счастливое детство”, посвященный Международному Дню защиты детей”

Аннары концерт татар һәм рус халык биюләре, шулай ук хореографик номерлар белән дәвам итте.

 Фестиваль “Счастливое детство”, посвященный Международному Дню защиты детей”

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә билгеләп үтүләренчә, бүгенгә статистика буенча ана капиталын торак шартларын яхшыртуга сарыф итү юнәлеше популяр булып кала, андый гаиләләр 90 процент тәшкил итә. Ана капиталына дәүләт сертификатлары 2021 елның 31 декабренә кадәр туган балаларга бирелә, аны куллану вакыты чикләнмәгән.

  Фестиваль “Счастливое детство”, посвященный Международному Дню защиты детей”

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев