Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Австралия-Франция матчы вакытында алты кешене хастаханәгә озатканнар

Барлыгы 69 мөрәҗәгать теркәлгән, диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов.

Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында кичә Казанда узган беренче матч барышында Казан табибларына 69 мөрәҗәгать килгән. Шулардан алты кешене хастаханәгә озатканнар. Мөрәҗәгать итүчеләрнең яртысы - чит ил җанатарлары. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

“Чемпионат кысаларында Казанга килүчеләр табибларга мөрәҗәгать итәләр. Беренче матч та искәрмә булмады. Тулаем алганда, сәламәтлек саклау системасы мөрәҗәгать итүче һәркемне кабул итәргә сәләтле. Кичә “Казан-Арена” стадионыннан ашыгыч медицина ярдәме мобиль бригадаларына 69 мөрәҗәгать булды. Сәламәтлекләренә зарланучылар күбрәк Россия, Австралия, Франция кешеләре. Аларның алтысын госпитализацияләдек. Тиешле чаралар күргәч, алты сәгать эчендә барысы да чыгарылды”, - дип белдерде Илдар Фатыйхов.

Аның сүзләренчә, алтын кеше Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенә китерелгән булган. Австралия җанатары йөрәк патологиясе аркасында хәлсезләнгән. Тагын бер австралияле алкоголь исереклелеге нәтиҗәсендә табиблар кулына эләккән. Бер француз кызы баш авыртуына зарланган. Калганнары – Россия кешеләре - кайсы имгәнүе, касй ниндидер вегетатив чире кискенләшүе нәтиҗәсендә хастаханәгә озатылган. “Безнең бурыч – үз командасы өчен җан атарга килгән кешеләрне тернәкләндереп, тиз арада сафка бастыру”, – дип белдерде министр урынбасары.

Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев