Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда автобус салонында егылган хатын-кызның аягы сынган

Һәлакәт чәршәмбе кич Парк урамында 41 нче йорт каршында булган.

Казанда автобус салонында хатын-кыз егылып, аягын сындырган. Бу турыда «Татар-информ»га шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

 

Һәлакәт чәршәмбе кич Парк урамында 41 нче йорт каршында булган. Әлегә ачыкланмаган сәбәпләр буенча, автобусның 56 яшьлек йөртүчесе кинәт тормозга баскан. 58 яшьлек хатын-кыз һәм 60 яшьлек ир-ат тотынырга өлгермәгән һәм егылган.

Табиблар хатын-кызның аяк балтыры сынуын, ә ир-атның иңбашы имгәнүен ачыклаган.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев