Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда беренче шимбә өмәләре 14 апрельдә башлана

Башкалада тирә-юньне тәртипкә китерү сезонын Киров һәм Мәскәү районнары ача.

Татарстанда башкаласында Киров һәм Мәскәү районнары тирә-юньне тәртипкә китерү сезонын ачып җибәрә. 14 апрельдә әлеге районнарда беренче шимбә өмәсе булачак, дип хәбәр итә районнар хакимияте матбугат хезмәте.

Ул көнне шимбә өмәсе Ибраһимов урамындагы 12нче һәм Фирганә урамындагы 3нче йорт ишегалларында узачак. Мәйданнарны җыештыруга Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов һәм Казан шәһәре думасы депутатлары Олег Калимов һәм Сергей Черепанов чыга.

Һәр ишегалдында күңел ачу һәм интерактив программалар, фотозона һәм тематик мастер-класслар оештырыла һәм бу вакытны файдалы үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, дип җиткерә оештыручылар.

Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте тарафыннан Инстаграмда #чиста районнар бәйгесе игълан ителгән. Шимбә өмәсеннән иң оригиналь фотографияләре авторлары яз-көз өчен кирәкле әйберләр – яңгырдан саклангыч һәм резина итекләр алачак.

Фото: https://pixabay.com | RyanMcGuire

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев