Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда беренче тапкыр «Тукай урамы» бәйрәме була

Бәйрәм Габдулла Тукайның Әдәби музее ишегалдындагы яңа сәхнә мәйданчыгында башланып китәчәк.

18 май көнне Казанда «Музейлар төне» акциясе кысаларында беренче тапкыр «Тукай урамы» бәйрәме була. «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Бәйрәм музей ишегалдындагы яңа сәхнә мәйданчыгында башланып китәчәк. Программа «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры чыгышын, Камал театры артистлары башкаруында әдәби спектакльне үз эченә ала», - дип искәртте докладчы.

Бу көнне музейда экскурсияләр, тематик квестлар һәм мастер-класслар оештырылачак. Теләге булган һәркем велотурда һәм җәяүле экскурсиядә катнаша ала.  

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев