Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Чәй мәдәнияте музее ачыла

Экспозиция Бөек чәй юлының тарихи сюжетлары, персонажларына рәсми һәм альтернатив карашны чагылдыра.

Казанның Иске татар бистәсендәге төп биналарның берсе булган сәүдәгәр Кушаевлар йортында «Чәк-Чәй» Чәй мәдәнияте музее ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозиция Бөек чәй юлының тарихи сюжетлары, персонажларына рәсми һәм альтернатив карашны чагылдыра. Биредә савыт-саба коллекциясе һәм чәй кирәк-яраклары, җирле һәм башкала сәүдәгәрләренең интерьерлары, Кытай, Япония һәм Англиянең чәй традицияләре атрибутикасы тәкъдим ителәчәк.

Биредә кунаклар экспозиция белән генә танышып калмыйча, Кушаевлар йортының чәй верандасында чәйнең иң танылган сортларын татып та карый алачак. Күргәзмә 27 декабрьдә 15.00 сәгатьтә (адресы: Каюм Насыйри урамы, 5) ачыла.

Фото: https://pixabay.com | Pexels

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев