Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Дөнья чемпионаты көннәрендә исерткеч эчемлекләр сату чикләнә

«Аек» зонага «Казан Арена» стадионы яны, тимер юл вокзаллары, шәһәр үзәге, автовокзаллар, аэропорт кергән.

Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә исерткеч эчемлекләр сатуны чикләячәкләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар ТР хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Аек» зонага «Казан Арена» стадионы янындагы территория, «Казан-1» һәм «Казан-2» тимер юл вокзаллары, шәһәр үзәге (Үзәк стадион, Бауман, Петербург урамнары, Казансу елгасы яр буе), «Южный» һәм «Восточный» автовокзаллары, «Казан» халыкара аэропорты кергән.

Аларда чикләүләр 2018 елның 15, 16, 19, 20, 23, 24, 26, 27, 29, 30 июне һәм 5, 6 июлендә гамәлдә булачак.

Чикләүләр шулай ук чемпионат барган көннәрдә (29 июнь, 4, 5, 8, 9, 12 һәм 13 июльдән кала) фан-фест зоналарга да кагылачак.

Фото: https://pixabay.com | manfredrichter

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев