Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда федераль Сабан туе кайчан узачагы билгеле булды

Быел федераль Сабан туе Чабаксарда, Бөтенроссия авыл Сабан туе Курган өлкәсендә узачак.

2020 елда федераль Сабан туе Казанда узачак. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы президиумы утырышында билгеле булды.

“2020 елда ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә федераль Сабан туен Казанда уздарачакбыз”, - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Ул быел 7 июльдә федераль Сабан туе Чабаксарда, 14 июльдә Бөтенроссия авыл сабан туе Курган өлкәсендә узачагын искәртте. “Сабан туе матур узарга тиеш. Җәйнең уртасы, бик матур итеп әзерләнеп үткәрергә кирәк. Безнең Президент та, Чабаксарның башлыгы да бу карарны хуплап кабул иттеләр”, - диде.

Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев 2019 елда Бөтенроссия Сабан туен Самара өлкәсе Камышлы районында уздырырга тәкъдим итте. Васил Шәйхразиев бу тәкъдимнең исәпкә алыначагын әйтте. Ул, шулай ук, әле Уфада да федераль Сабан туе уздырылганы булмаганын билгеләп узды.

Фото: Регина Хабибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев