Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Әфганстан турында документаль фильм-көндәлеген презентацияләделәр

Татарстанда Әфганстан Республикасыннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 30 еллыгына багышланган чаралар башланды.

Казанда “Тимерхан” бизнес-үзәге базасында Әфганстан Республикасы хәрби хәрәкәтләре ветераннары катнашындагы “Әфганстан гомерлек” (“Афганистан навсегда”) документаль фильм-көндәлеген презентацияләделәр.

Фильм презентациясе Әфганстан Республикасыннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 30 еллыгына багышланган.

Презентация документального фильма Афганистан навсегда

“Бүген барлык гаиләләрдә дә диярлек хәзергә кадәр хәбәрсез югалганнарны көтәләр. Минем гаиләдә бабай 1938 елда армиягә киткән һәм сугышта хәбәрсез югалган, ул вакытта әтигә бер яшь чамасы булган. Аның өчен әтисе җирләнгән урынны табу бик мөһим. Без аны 20 елдан артык эзләдек һәм быел, 8 майда Берлинда мемориаль такта куйдык. Бу гаиләдә, балаларда хәтер булуы мөһим. Бүген хәрби иптәшләр Әфганстанга баралар, хәбәрсез югалганнарның каберләрен эзләргә булышалар, уртак проектлар алып баралар. Координацион совет бу проектларны һәрвакыт хуплый. Без үз бурычыбызны үтәдек, әмма аны онытырга ярамый”, - диде ТР Министрлар Кабинеты Координацион советының Әфганстан Республикасы хәрби хәрәкәтләре һәм Төньяк Кавказ төбәге территориясендә контртеррористик операцияләр ветераннары мәсьәләләре буенча рәис Иван Егоров.

Презентация документального фильма Афганистан навсегда

Нинди сугыш булуга карамастан, ул - кайгы. Бу сугышта катнашкан кешеләрне генә түгел, ә кайгы кичергән гаиләләрне дә югалту, дип билгеләп үтте “Голубые береты” популяр төркемен оештыручы Олег Гонцов.

Аның сүзләренчә, бу эшләр чын күңелдән башкарыла. “Бу коммерция эшләре түгел. Бу безнең сугышка карашыбыз. Бер генә әфганчы да бу хакта онытырга кирәк дип әйтмәячәк. Сугышны узган кеше, барыбер шул сугышта кала”, - диде ул.

“Бу проблема никадәр мөһим булуга карамастан, Әфганстан белән элемтәләрне торгызу – ул дәүләт эше. Иван Михайлович Егоров белән Олег Иванович Гонцовтан башка бу эш килеп чыкмас иде. Нәкъ менә ул мине тапты, анда барырга һәм яшьлекне искә алырга, фильм ясарга мәҗбүр итте”, - дип сөйләде фильм режиссеры Александр Чиков.

Презентация документального фильма Афганистан навсегда

Фильм 7 көн дәвамында Әфганстанда төшерелде, продакшн процессы 4 айны алды. “Бу фильмны төшерү өчен катлаулы шартлар булды, төшерү төркеме юк. Безнең максат фильмны бөтен кешегә аңлаешлы булырлык итеп төшерү иде”, - дип сөйләде Александр Чиков.

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев