Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруга чыгымнарны 290 млн сумга арттырдылар

Шәһәр бюджетының чыгымнар өлеше Татарстан бюджетыннан субсидияләр хисабына 1,2 млрдтан артты.

Казанда Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга чыгымнар 290,5 млн сумга арттырылды. Бу хакта Казан шәһәре Думасы XXVII сессиясендә билгеле булды.

Казанда Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын әзерләүгә чыгымнарны республика һәм шәһәр бюджетына кергән акча хисабына арттыру мөмкин булды. Субсидиияләр 1,2 млрд сумнан артып китте.

Моннан тыш, табигый газда эшләүче автобуслар алуга (+290 млн сум), балаларның ялын һәм сәламәтлеген ныгытуны оештыруга (+225,6 млн сум, биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүгә (+104,5 млн сум), гомумшәһәр чараларын үткәрүгә (+60,4 млн сум) һәм башка чараларга чыгымнар артты.
 

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев