Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда георгий тасмалары тараттылар

24 апрель көнне Казанның “Җиңү волонтерлары” («Волонтеры Победы») бүлеге һәм Үзиреклекне үстерү үзәге активистлары Җиңү көне символы булып торган георгий тасмаларын тараттылар. “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясе Горький исемендәге паркта узды.

Тасмалар тарату ТР Җәмәгать палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков, Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов, ТР Үзиреклекне үстерү үзәге директоры Анна Синеглазова һәм башкалар катнашында узган тантаналы ачылыштан соң башланды.

Волонтерларга акциянең тамырлары һәм георгий тасмаларының символик мәгънәсе турында сөйләделәр. “Җиңү волонтерлары” хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Александр Жаринов студентларга граждан-патритоик җәмәгать үзәкләрен булдыру турында сертификатлар тапшырды, ә Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет вәкилләре Ленинград өлкәсенең Игривый утравына экспедициягә баручы Казанның тикшерү хәрәкәте активистларына истәлекле сувенирлар таратты.

Искәртеп китик, әлеге акция Казанда ел саен уздырыла. Ул 9-нчы май көнне тәмамланачак. Акция барышында 15 меңгә якын тасма таратырга планлаштырыла.

Фото: Комитет по делам детей и молодежи

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X