Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда иң яхшы милли ашлар ресторанын ачыклаячаклар

Татарстан башкаласында турнир 11 октябрьдә Kazan Palace by Tasigo отеле базасында була.

Казанда бәйсез Where to Eat  рестораннар премиясе кысаларында иң яхшы милли аш-сулы ресторан сайлап алыначак. Бу хакта Kazan Palace by Tasigo отелендә матбугат конференциясендә премиянең генераль продюсеры Ирина Тиусонина хәбәр итте.

"Татарстанда "Иң яхшы милли ашлар рестораны" номинациясе кертеләчәк. Бу номинация башка төбәкләрдә юк, чөнки аларда андый үзенчәлек һәм ихтыяҗ юк”, – дип аңлатты спикер.

WHERETOEAT независимая Национальная ресторанная премия России

Тиусонина шулай ук Казанда ярышлар 11 октябрьдә узачак дип сөйләде. Жюри 100 бәйсез эксперт арасыннан елның иң яхшы шеф-пешекчесен, сомельены, ресторан күзәтүчесен сайлап алачак. Шулай ук журналистлар һәм блогерлар “Массакүләм-матбугат чараларында сайлау” номинациясендә җиңүчене билгеләячәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча шәһәрнең иң яхшы 10 рестораны билгеләнәчәк.

Премиянең генераль продюсеры сүзләренә караганда, сайлау үтә күренмәле булачак – жюри әгъзалары чикләнмәгән санда һәм үзләренә ошаган рестораннарны, кафе һәм барларны үзләре сайлап алырга хокуклы. Бердәнбер шарт - хуҗалары хөкемдарларның туганнары булырга тиеш түгел.

WHERETOEAT независимая Национальная ресторанная премия России

"Экспертларга буш анкеталар таратыла. Ун графада алар теләсә кайсы ресторан, бар, кафены билгели ала. Без аерым критерийлар куймыйбыз. Экспертлар коллегиясенә журналистлар, рестораторлар, ресторан бизнесына катнашы булучылар керә. Төп шарт – анкетада үз рестораннары һәм туганнарының рестораннары күрсәтелә алмый”, - дип аңлатты Тиусонина.

  • Where to Eat бәйсез ресторан премиясе 2013 елда Россия гастрономия журналистлары ассоциациясе тарафыннан оештырылган иде. Татарстаннан тыш, аны Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Россиянең көньягында һәм Уралда тапшыралар.

 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев