Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Һиндстан көнен билгеләп уздылар

Чарада Һиндстаннан килгән махсус кунак – җырчы Симон Сидху катнашты.

Һиндстан көнен Татарстан халыклары Дуслык йортында традицион һинд биюләре, җырлары һәм һинд киносын күрсәтеп билгеләп үткәннәр. Бу хакта Татарстан халыклары Дуслык йорты мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Кино башланганчы тамашачылар алдында Һиндстанда иң зуры булган Раджастхан штаты халык биюе белән “Сантош” ансамбле чыгыш ясаган.

Чарада Һиндстаннан килгән махсус кунак – җырчы Симон Сидху да катнашкан. Кунак биредә беренче тапкыр. Артист музыка белән җиде яшьтән шөгыльләнә башлаганлыгын һәм Һиндстанда, аннан читтә шактый танылу алуы турында сөйли.

Казанда Симон Сидху әниләр һәм Һиндстан Республикасы көне турында ике җыр башкарган.

Казанда Һиндстан көнен билгеләп үтү кысаларында 2016 елда чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән “Дангал” фильмы күрсәтелгән. Анда ата кешенең һәм аның ике кызының язмышы сурәтләнгән.

Казанлылылар өчен бәйрәмне Татарстан һәм Һиндстанның мәдәни элемтәләрен үстерү үзәге оештырды, диелә хәбәрдә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев