Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда капиталь ремонттан соң «Сәйдәш» мәдәният үзәге ачылды

Мәдәният үзәген ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Казанның Совет районында капиталь ремонттан соң «Сәйдәш» мәдәният үзәге ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Мин чыннан да реконструкция нәтиҗәләре шулкадәр сыйфатлы булыр дип уйламаган идем. Нәтиҗәләр көтелгәннән дә яхшырак», — диде ул.

Капиталь ремонт барышында бинаның эчке киңлеге тулысынча үзгәртелгән. 500 урынга исәпләнгән концерт залы, 150 кешелек күпфункцияле зал төзекләндерелгән.

«Хәзер музыкаль әсәрләрне симфоник яңгырашта тыңларга була, мәдәни үзәккә кертелгән үзгәрешләр ачык күренә, күпфункцияле зал төрле шоулар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк», — диде үзәкнең ачылыш тантанасының алып баручылары.

  • «Сәйдәш» мәдәният үзәге — Казанның Совет районының төп мәдәният һәм ял объектларының берсе. «Сәйдәш» мәдәният үзәге Николай Ершов урамы, 57а адресы буенча урнашкан. Мәдәни үзәккә капиталь ремонт 2018 елда ясала башланган.

 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X