Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Хан сарае ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Салкында да тынмый торган гаҗәеп фонтан, гадәти булмаган чыршы-йорт, милли стильдә эшләнгән агач ызбалар, Кыш бабай белән Кар кызы – боларның барысы да “Хан сарае” ишегалдында күреп була. Бүген “Казан” халыкара ат спорт комплексы территориясендә кышкы күңел ачу мәйданчыгы ачылды.

“Татспиртпром” җәмгыяте белән Казан башкарма комитеты берлектә оештырган   “Хан сарае”проекты  инде икенче ел  шәһәр халкын шатландыра. Былтыр миллионга якын кеше биредәге бәйрәм чараларында булырга өлгергән.  Быел да  кунаклар кимемәс төсле.

Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан осталары җитештергән кул эшләнмәләрен, сувенирлар сатып алырга мөмкин. Сайлау мөминлеге зур: сувенир магнитлардан алып башлык, йон оекбашларга кадәр бар. Балалар өчен сикерергә батутлар, күңел ачарга аттракционнар куелган, атта йөрү мөмкинлеге дә каралган. Тамак ялгап алырга теләгәннәр өчен тәм-томнар сата торган алачыклар эшли. Хәтта, Калмыкның тозлы  чәенә кадәр бар. Шулай ук өчпочмак, коймак, шашлык, самавырда кайнаган чәйдән дә авыз итәргә була.

“Хан сарае” берничә зонага бүленгән. Ачык һавадагы шугалакта күңел ачарга мөмкин. Үз тимераягы белән килгән кунаклар күңелләре булганчы бушлай шуа ала. Тимераягы булмаганнарга да аптырыйсы юк, аны вакытлыча биреп тору пунктлары эшли. Тимераякларны бер сәгатькә алып тору 100 сум.

Биредә машина кую урыны да баш бәласе түгел. “Казан” ипподромының территориясе зур, парковка урыннары җитәрлек. Балаларга аттракционнарда уйнау, таганнарда атыну, таулардан шуу шулай ук түләүсез.

 Икенче зонада урнашкан чыршы-йортта исә Кыш бабай белән Кар кызы утыра. Алар белән теләгән кеше фотога төшә ала.  Ни хикмәт, балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә Кыш бабай, Кар кызы белән селфи ясый.
Урамда караңгы төшә башлагач, мәйданчык төрле утлар белән балкый,  чын мәгънәсендә әкияттәге Хан сараена әйләнә.

Комплексның тагын бер үзенчәлеге – кыш көне дә тынмый торган гаҗәеп фонтан. Фонтан янындагы элмә тактага “фонтаннан салкында катмый торган сыекча ага, шуңа да ул эчәр өчен яраксыз, сыекчага  кул белән кагылырга да ярамый”, дип язылган.  Күп кеше өчен бу фотога төшү урыны, фонтан яныннан “Хан Сарае” ишегалдын уч төбендә кебек күрергә була, бар матурлык ачыла. Салкын көннәрдә, туңып китсәң, Казан ипподромына кереп җылынырга да мөмкин. Ә монда үзенә бер дөнья. Фойеда атлар белән бәйле экспонатлар,  картиналар битараф калдырмый.

– Бәйрәмне оештыру традициягә әйләнде. Быел исә халыкны җәлеп итү өчен  кайбер яңалыклар да керттек, әйтик, “Хан сарае”нда “Макуин” аттракцион-машинасы барлыкка килде, күңел ачу мәйданчыклары артты”, – ди    проект җитәкчесе Луиза Мингалиева.

“Хан сарае” ачылышында тамашачылар Татар Кыш бабае белән Татар Кар кызын күрә алды. Алар әллә каян аерылып тора, киемнәре милли орнаментлар белән бизәлгән, Кыш бабайның пәлтәсе дә яшел төстә, татар телендә сөйлиләр, җырлыйлар. Гомумән,  бәйрәм тамашасы ике телдә алып барылды. Үзешчән җырчы, биючеләрнең чыгышлары кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Балалар ел символы – сары эт белән бергә соңга калган Кар кызлары урынына кеше эзләп кастинг та уздырды, әкият геройлары белән биеде, кулга кул тотынышып әйлән-бәйлән уйнады.

 

Реклама

Милли стильдә эшләнгән, татарча җырлар яңгырап торган мондый ишегалды  Казанда бердәнбер. “Хан сарае” проектын тәкъдим иткән “Татспиртпром” компаниясе генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов әйтүенчә, киләчәктә биредлә ял итү өчен тагын да күбрәк уңайлыклар тудырырга уйлыйлар.  “Хан сарае” ел саен кунаклар көтеп алган, иң яраткан, милли ишегалды булырга тиеш.

Камилә Шәһәбиева:

– Хан сарае ишегалды берничә ел рәттән эшләсә дә, быел беренче генә тапкыр килүем. “Казан” ипподромына якынрак күчендек, яңа фатирда яши башладык.  “Хан сарае” хәзер  юл аркылы гына. Мондагы матурлык тәрәзәдән үк күренеп тора. Казанда мондый милли ишегалды башка беркайда да юк.  Ял итүчеләр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Татарча Кыш бабай, Кар кызы туган телебездә сөйләшә, сувенирлар сатып алырга була, өчпочмак, шашлыктан авыз итәргә мөмкин. Кыскасы, барысын да матур оештырганнар. Безгә биредә бик ошый. Хәзер тел белән бәйле вәзгыять катлауланган вакытта, шундый милли ишегаллары күбрәк булсын иде дип телисе килә.

Диляра Федотова:

– Минем “Хан сарае”на беренче генә килүем түгел. Былтыр күңелле булган иде, шуңа быел ике улым белән чыршы ачылышына килдек. Кечкенә улыма бер генә яшь булса да, ул инде Кыш бабайны таный. Тиздән олы улым Даниланың  каникуллары башлана. Яллар вакытында төрле театрларга яңа ел тамашалары карарга барачакбыз, шулай ук актив ялны да онытып бетермибез. Бу юлы да бер көн эчендә Горкий паркында ачылган чыршыны да, “Хан сарае”ндагы матурлыкны да күрергә өлгердек. Ә Казанда мондый гаҗәеп урыннар җитәрлек.
 
Татьяна Погодина:

– Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Казан аеруча матурлана, төрле утлар белән балкый. Быел да башкаладагы сихри дөньяны күрергә дип Болгардан кадәр килдем. Оныгым Родион белән “Хан Сарае”на чыршы ачылышына килдек. Биредә бушлай шугалак үзенә җәлеп итә. Оныгым хоккей уйнарга ярата. Шуңа каникул вакытларында да тимераягын ала да, бу шугалактан кайтып керми.

Кайчан, ничек?

2 гыйнвар көнне “Хан сарае” ишегалдында сәгать 16.00дә Яңа ел Микс-шоу программасы күрсәтеләчәк.

Монда гаилә белән ял итәргә мөмкин булачак. Тамашачыларны лазерлы, пиротехник шоу, фигуралы шуучылар чыгышлары, бәйгеләр, башка кызыклы сюрпризлар көтә. Чарага керү бәясе 500 сум. Биш яшькә кадәрле балалар түләүсез керә.

1-8 гыйнвар көннәрендә сәгать 19.00дән 21.00гә кадәр “Хан сарае” ишегалдында яңа ел дискотекасы һәм бәйрәм концертлары узачак. Тамашачыларга “Риваять” милли фольклор ансамбле чыгышларын тәкъдим итәчәк. Керү бушлай.

“Хан сарае” Патриса Лумумба урамы, 47 а йорты адресы буенча  көн саен сәгать 12.00дән 22.00гә кадәр эшләячәк. Бәйрәм чаралары 13 гыйнварга кадәр дәвам итә.

 Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев