Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Әлфия Авзалова турында китап тәкъдим ителде

"Әлфия Авзалова" дип исемләнгән басма өч өлештән тора.

Хәзерге вакытта Казан ратушасында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Афзаловага багышланган яңа китапны тәкъдим итү кичәсе бара. "Әлфия Авзалова" дип исемләнгән басма өч өлештән тора.

"Әнинең "Үзем турында" дип аталучы китабы бар иде, ул 1995 елда нәшер ителгән. Аның вафатыннан соң бу китапның дәвамын язырга теләдек. Шулай яңа "Әлфия Авзалова" китабы язылды", - дип әйтте җырчының кызы, Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Уникаль басма өч өлештән, 544 биттән тора. Беренче өлештә – җырчының үз хатирәләре һәм биографиясе, икенчесендә – аның иҗатын яратучыларның, хезмәттәшләренең истәлекләре, өченче өлештә кушымта (ноталар, аудиоязмалар – җырчы репертуарындагы 100 җыр тупланган МР3 диск, шәхси архивыннан фотолар) урын алган.

"Укучылар әнинең архивында сакланган эксклюзив фотосурәтләр белән таныша ала. Истәлекләр, аның белән бәйле вакыйгалар хакында укырга мөмкин. Күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла әнинең язмаларыннан торган аудиокассета бирде. Гомумән, китап язуда һәркем ярдәм итте", - диде Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Җырчының кызы рәхмәт сүзләрен республика җитәкчелегенә дә ирештерде. "Китап Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән бөек җырчы истәлеген мәңгеләштерү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган программа кысаларында дөнья күрде. Җитәкчелек ярдәменнән башка бу эшләрне башкарып булмас иде", - дип билгеләп узды ул.

Әлфия Авзалова иҗатына багышланган флешмобка нәтиҗә ясалды

Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды басманың берәр нөсхәсен Татарстан уку йортларына, китапханәләргә бушлай таратырга ниятли. "Бу китапның барлык гаиләләрдә урын алуын телим", - дигән теләкләрен җиткерде җырчының кызы. 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев