Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда һәм Лаешта Бөтенроссия Державин шигърият фестивале узды

Г.Державин исемендәге Республика әдәби премиясенең 2018 елгы лауреатын бүләкләү бәйрәмнең үзәк вакыйгасы булды.

14 июльдә Казанда һәм Лаешта якташыбыз, мәшһүр шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның тууына 275 ел тулуга багышланган Бөтенроссия Державин шигърият фестивале узды. Бу хакта Казан федераль университеты рәсми сайты хәбәр итә.

Г.Державин исемендәге Республика әдәби премиясенең 2018 елгы лауреатын бүләкләү бәйрәмнең үзәк вакыйгасы булды. Әлеге исемгә танылган шагыйрь Алексей Остудин лаек булды.

Бөтенроссия Державин шигърият фестивале Казанның Лядской бакчасындагы Державин һәйкәле янында башланып китте. Бәйрәмдә Мәскәү кунаклары да катнашты. Алар арасында танылган язучы, Пушкин премиясе лауреаты, «Иске Татар бистәсе» арт-резиденциясе җитәкчесе Илдар Әбүзаров та бар иде.

Шигърият фестивале Лаеш шәһәренең Г.Державин исемендәге Үзәк мәйданында әдәби-музыкаль композиция белән дәвам итте. Фестивальдә катнашучыларга ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һ.б. рәсми затлар сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

  • Фестивальдә катнашучылар Гавриил Романовичның иртәнге 5 яки алтыда торуы һәм чәй эчүе; икедә – көндезге, унда кичке ашны ашавы; шәрабны бөтенләй диярлек эчмәве, каһвә яратмавы хакында белде. Державинның Петербургтагы йортында атнасына бер тапкыр төшке ашка кунаклар җыелган, ә кичен яшьләр өчен бию кичәсе оештырылган. Державин Бах һәм Крамер кебек композиторлар иҗат иткән көйләрне яратып тыңлаган.
  • Юбилей чараларының сценарий авторы - КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты профессоры, педагогика фәннәре кандидаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Г.Державин исемендәге Республика әдәби премиясе лауреаты Әлфия Галимуллина, режиссеры - Татарстанның атказанган артисты Дмитрий Язов булды.

Фото: kpfu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев