Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда “Мең рәхмәт” хәйрия концерты узды

Концерттан кергән акчаны Ирек Габдрахмановка күчерергә, шул рәвешле аңа туган ягына кайтырга ярдәм итәргә телиләр.

Тинчурин театры сәхнәсендә Германиядә яшәп иҗат иткән автор-башкаручы Ирек Габдрахмановка ярдәм йөзеннән “Җырлы язмыш” дип аталган зур хәйрия концерты узды. Концертны оештыручы – журналист Рөстәм Исхаков.

Ирек Габдрахманов – дистәләрчә җыр авторы. Аның җырларын Габделфәт Сафин, Айдар Галимов, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров кебек танылган артистлар башкара. Ирек әфәнде тумыштан эндокрин системасы дөрес эшләмәгәнлектән, артык авырлыктан интегә. Аның тән авырлыгы 300 килодан арткан. Ул туган ягы Башкортстанның Бүздәк районы, Уран авылына кайтып яшәргә тели.

“Ирек абый белән вконтакте социаль челтәрендә таныштым. Шулай аралашып киттек. Ул гел туган ягыма кайтасым килә, дия иде. Бәлки, җырчылар белән хәйрия концерты оештырырсың, дип үзе мөрәҗәгать итте. Шуңа ярдәм итәсе килеп тотынган эш бу. Хәйрия концертларын 2014 елдан бирле оештырам. Башта “Иске Казанда милли моңнар” дип атала иде ул. Ноябрь азагында Казанда “Мең рәхмәт” дигән бер хәйрия концерты уздырдык. Шул концерттан кергән акчаның бер өлешен – хосписка, ә 70 мең сумын Ирек Габдрахмановка тапшырдык. Менә хәзер тагын ярдәм итәргә җыелдык. Халыкны җыю шактый кыен булды чөнки күпләр танылган җырчылар катнашса гына килә. Күпчелек зал тулды, ләкин буш урыннар да бар”, - ди Рөстәм Исхаков.

Хәйрия концертында Гүзәлия, Ландыш Нигъмәтҗанова, Гөлназ Сираева, Фәнил Вакказов, Рәсим Низамов, Римма Никитина, Марат Фәйрушин, Гөлнара Габидуллина, Илсөяр Зарипова, Фирүзә Сибгатуллина, Марсилия, Риназ Мустафин, Миләүшә Хуҗина, Фәрит Мифтахов, Илнур һәм Алия Сахбутдиновлар, Гөлназ Шакирова, Алмаз Хасанов, Марат Яруллин, “Сюрприз” бию коллективы катнашты. Тамашаны Илнур Закиров белән Эльвина Нәҗипова алып барды. Һәркайсына “Рәхмәт хаты" тапшырылды.

Билгеле булганча, “Мең рәхмәт” хәйрия фестивале берничә ел дәвамында үткәрелә. Аның даими катнашучысы – җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова. “Хәйрия концертларында теләп катнашам. Балаларга да, өлкәннәргә дә булышырга тырышам. Кирәкле һәм изге гамәл. Кешеләргә булышканнан соң күңелгә рәхәт булып китә”, - диде ул.

“Хәйрия концертында катнашыр өчен сольный концертымны башка көнгә күчердем. Мөмкинлегем булганда мондый концертларында еш катнашырга тырышам. Бүген килә алмыйча берничек тә булдыра алмадым. Ирек абый Габдрахманов “Инстаграмнан эзлим сине” һәм “Пора пора” җырларымның авторы. Яшьләр арасында бу җырларым бик популяр. Бүген Ирек абый белән аралашып торабыз. Ул бүген безнең ярдәмгә бик мохтаҗ”, - ди җырчы Римма Никитина.

Ирек Габдрахмановның Башкортстандагы йорты бик начар хәлдә. Хәйрия концертыннан кергән акчаның яртысы аны төзекләндерергә тотылачак. Ирек әфәндене туган ягына кайтару эше белән Германиядәге консуллык шөгыльләнә башлаган. 

Укыгыз: 300 килолы Ирек Габдрахмановка туган ягына кайтырга ярдәм кирәк

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев