Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда метроның беренче линиясен "Азино" станциясенә кадәр сузачаклар

Ул "Нокса авышлыгы" территориясен планлаштыру проектында каралган. (Казан, 17 август, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). Казанда метроның беренче линиясен "Азино" станциясенә кадәр сузачаклар. Тиешле мәгълүмат агымдагы елның 17 августында бастырылган документлар җыентыгына кертелгән. Бу "Нокса авышлыгы" территориясен планлаштыру проектында каралган. Билгеләп үтелгәнчә, Казан метрополитенының беренче линиясен озайту районда транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту...

Ул "Нокса авышлыгы" территориясен планлаштыру проектында каралган.

(Казан, 17 август, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). Казанда метроның беренче линиясен "Азино" станциясенә кадәр сузачаклар. Тиешле мәгълүмат агымдагы елның 17 августында бастырылган документлар җыентыгына кертелгән. Бу "Нокса авышлыгы" территориясен планлаштыру проектында каралган.
Билгеләп үтелгәнчә, Казан метрополитенының беренче линиясен озайту районда транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту өчен эшләнәчәк. Шушы ук максаттан район әһәмиятендәге урамнар буйлап тармакланган автобус челтәрен булдырачаклар. Шул ук вакытта Юлиус Фучик һәм Академик Сахаров урамнарындагы троллейбус линиясе дә сакланып калачак.
Проект буенча Вознесенский трактын төзү каралган. Шулай ук Академик Сахаров урамынының машина юлын да 4тән 6 полосага, ә Нокса авышлыгы урамын 2дән 4 полосага кадәр киңәйтергә уйлыйлар.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев