Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Мостай Кәрим, Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров исемендәге урамнар барлыкка киләчәк

Казанның Киров районында Мостай Кәрим, Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров урамнары барлыкка киләчәк. Мондый исемнәр “Салават Күпере” торак комплексында яңа төзелә торган урамнарга биреләчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган.

Шулай итеп, микрорайон урамнарының берсе Башкорт совет шагыйре, язучы һәм драматург, Башкорт АССР халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм СССР Дәүләт премиясе лауреаты Мостафа Кәримов исемен йөртәчәк. Шулай ук микрорайонда татар музыка сәнгатенең күренекле вәкиле, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты хөрмәтенә аталган Илһам Шакиров проспекты барлыкка киләчәк. Шунда ук, “Салават күперендә” төзеләчәк яңа урам Совет һәм Россия җырчысы, Татарстан АССР атказанган артисты, Татарстан АССР халык артисты, РСФСР атказанган артисты Әлфия Авзалова исемен алачак.

Якын арада микрорайонда адреслы атрибутика урнаштырылачак.

Фото: https://pixabay.com | 1oldguy

https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев