Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Муса Җәлил шигырьләрен уку конкурсы башланды

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле уку буенча конкурс игълан итә.

 

«Муса Җәлил һәр кеше күңеленә якын булган һәрнәрсә – Туган як, Ватан, мәхәббәт – турында дулкынланып, хисләнеп язган. Үз күңелеңә хуш килгән берәр шигырьне сайлап алып, аны сәнгатьле укуыңны видеога төшер һәм безгә юлла», — дип хәбәр итәләр оетыручылар.

Конкурста катнашу өчен социаль челтәрдә Муса Җәлилнең шигырен теләсә кайсы телдә сөйләгән видеотасманы эләргә, #джалиль2018 #джалиль112 #мант хэштэгларын күрсәтергә һәм Яшьләр Ассамблеясенең Вконтакте яки Instagram дагы аккаунтларын тамгаларга кирәк.

Конкурсның җиңүчеләре 10 февраль көнне «миңа ошый» («мне нравится») билгеләре саны буенча сайланачак. Өч иң әйбәт шигырь сөйләүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылачак, шулай ук әлеге җиңүчеләр шагыйрь тууына багышланган чарада чыгыш ясый алачаклар.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге
http://addnt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев