Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда "Нәүрүз" халыкара форумы тәмамланды

Катнашучыларга дәүләти үрнәктәге сертификатлар тапшырылды.

"Нәүрүз" халыкара театраль-белем бирү форумында катнашучылар укуларын тәмамлап сертификтларын алгач, таралышыр алдыннан "Миркәй белән Айсылу" спектаклен карадылар. Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча Илгиз Зәйниев куйган спектакль Камал театрының бу сезон премьерасы.

Казанда "Нәүрүз" халыкара театраль-белем бирү форумы тәмамланды. Россиянең төрле театрларыннан килгән режиссерлар, артистлар, театр директорлары, әдәби бүлек мөдирләре биш көн дәвамында биш юнәлештә театраль белем алдылар. 300дән артык катнашучыны 16 педагог укытты. Алар 56 семинар һәм осталык дәресләре үткәрделәр.

Быел "Нәүрүз"нең үзенчәлеге - төрки дөнья белән бәйле дисциплиналарның булмавы. Башка елларда Саха Республикасыннан Степанида Борисова, Америкада яшәүче татар композиторы Мәсгудә Шәмсетдинова килгән иде. Артистлар өчен тамак төбе белән җырлау буенча мастер-класслар уздырылган иде. Быел педагогларга "Кыйссаи Йосыф" поэмасы буенча эшләү тәкъдим ителде. Кичке программада Камал театрының премьералары күрсәтелде.

Əлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева театрны һәм спектакльләрне паспортлаштыру буенча кирәкле белемнәр алуын әйтте. "Менеджмент буенча күпме генә укысак та файдага", - ди ул. Буа дәүләт театры җитәкчесе Раил Садриев нәкъ менә "Нәүрүз" аша фестиваль оештырырга өйрәнүе турында әйтә.

Форумда катнашучыларга дәүләти үрнәктәге сертификатлар тапшырылды.

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев