Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда ОМОН хезмәткәре Денис Иванченконы соңгы юлга озаттылар

Иванченко Авангард урамындагы бер йортта атыш оештырган ир-атны кулга алу операциясе вакытында һәлак булды.

Бүген Росгвардия идарәсенең махсус билгеләнүдәге отряды (ОМОН) даими дислокация базасында Казанның Авангард урамындагы атышта һәлак булган спецназ сугышчысы прапорщик Денис Иванченко белән хушлашты. Аның өч улы ятим калды.

Денис Иванченко 15 мартта Мәскәүдә туган. Тагын ике атнадан соң аңа 39 яшь тулган булыр иде. 2006 елның мартыннан ул Мәскәү өлкәсе Эчке эшләр бүлегендә ведомстводан тыш сак бүлекчәләрендә хезмәт итә.

2013 елның февралендә аны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына күчерәләр. 2015 елда ул махсус билгеләнүдәге отрядта хезмәт итә башлый.

Иванченко 28 февральгә каршы төндә Авангард урамындагы бер йортта атыш оештырган ир-атны кулга алу операциясе вакытында һәлак булды. Исерек хәлдәге ир подъездда мылтыктан ут ача, полицейскийны һәм әлеге йортта яшәүчене яралый. Иванченконың муенына тигән пуля спецназ сугышчысының гомерен өзә.

Денис белән хушлашырга ОМОН сугышчылары, Росгвардия авиациясе һ.б. бүлекчәләрнең пилотлары, полиция хезмәткәрләре килде.

Денис Иванченконы бүген Самосырово зиратында җирләячәкләр. 

Фото: Александр Елисеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев