Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда паркларны төзекләндерүгә 562 миллион сум акча сарыф итәчәкләр

«Ак чәчәкләр», «Крылья Советов» парклары һ.б. яшел зоналар тәртипкә китереләчәк.

Казанның Яңа Савин, Идел буе, Авиатөзелеш һәм Совет районнарындагы парклар һәм скверлар төзекләндереләчәк. Дәүләт сатып алулары сайтында шул хактагы мәгълүмат урнаштырылган.

Тендер шартлары нигезендә, территорияләрне тәртипкә китерү яшелләндерүне генә түгел, ә коммуникацияләрне алыштыру һәм ял итү өчен корылмалар төзүне дә үз эченә ала. Идел буе районында - «Комсомолец» торак комплексы янындагы һәм Комаров урамындагы парк, Яңа Савин районында – Фестиваль бульвары һәм Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» скверы, Авиатөзелеш районында - «Крылья Советов» паркы, Совет районында Горки-Әмәт урман паркы һәм Юлиус Фучик, Ломжа, Минск урамнары, Җиңү проспекты арасындагы торак кварталындагы яшел зона тәртипкә китереләчәк.

Төзү һәм ремонт эшләренә 562 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Барлык эшләр дә 2019 елның 1 июленә кадәр тәмамланырга тиеш. 

Фото: https://pixabay.com | omourya

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X