Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда “Паркта китапханә” ачыла

“Ачык марафон” кысаларында республика язучылары һәм шагыйрьләре, көндәлек басма редакцияләре вәкилләре чыгыш ясаячак.

18 июньдә Лобачевский исемендәге скверда “Паркта китапханә” ачыла. Бәйрәмнең шигаре – “Укы. Уйла. Сөйлә”, дип хәбәр итә китапханә матбугат хезмәте.

Үзәк мәйданчыкта Казан дәүләт мәдәният институты, Тимирясов исемендәге Казан инновацион институты коллективлары һәм башкаручылар, Татарстанның Биектау һәм Питрәч районы китапханәчеләре һәм укучылары катнашында театральләштерелгән концерт уза. Шулай ук тамашачылар алдында “Спартак-Татарстан” Иҗтимагый физкультура һәм спорт җәмгыяте гимнастчылары коллективы һәм Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте солистлары чыгыш ясаячак.

“Ачык марафон” рубрикасы кысаларында республика язучылары һәм шагыйрьләре, көндәлек басма редакцияләре вәкилләре, мәдәният эшлекләре чыгыш ясаячак.

Балалар зонасында нәшрият эшчәнлеге һәм мини-китаплар ясау буенча мастер-класслар, футбол буенча арт-импровизация, интеллектуаль квест-эстафета узачак.

Шулай ук “Китап язабыз” дип исемләнгән акция узачак. Чара кунаклары үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен яза ала. Бу китап Татарстан Милли китапханәсендә сакланачак. Чара флешмоб белән тәмамланачак.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев