Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда пилотсыз техника хәрәкәтен чикләү билгеләре барлыкка килде

Турыпочмаклы тыю билгесе сары төстә һәм аңа ике телдә “Пилотсыз зона” дип язылган.

 FIFA 2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан Казанда пилотсыз техника өчен тыю билгеләре барлыкка килде. Бу хакта башкала мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турыпочмаклы тыю билгесе сары төстә һәм аңа ике телдә “Пилотсыз зона” дип язылган. Хәрәкәтне чикләү зонасы “Казан Арена” стадионы үзәгеннән 10 чакрым радиуста һәм 3050 метр биеклектә билгеләнгән.

Дроннар, квадрокоптерлар, аэростатлар һәм башка пилотсыз аппаратлар өчен чикләүләр 17 июльгә кадәр гамәлдә булачак.

Чикләүләр шулай ук  - икенчел радиолокация радиоэлемтә һәм җавап бирү чаралары белән җиһазландырылмаган гражданнар судноларына да кагыла. Әлеге судноларга чикләү зонасы “Казан Арена” стадионы үзәгеннән 110 чакрым радиуста һәм 8100 метр биеклеккә кадәр билгеләнгән.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев