Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янган бинаны хуҗасы ике айда төзергә вәгъдә итә

Зыян күргән биналарны төзекләндерү тикшерү эшләре төгәлләнгәч кенә мөмкин булачак.

Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янган бинаны хуҗасы Булат Нагаев ике айда төзергә вәгъдә итә. Әмма зыян күргән биналарны төзекләндерү тикшерү эшләре төгәлләнгәч кенә мөмкин булачак.

"А" корпусы зыян күрмәде. Иртәгә без аның ничек эшләячәге хакында карар кабул итәчәкбез. "Б" корпусын бер-ике ай эчендә торгызачакбыз, бу "А" корпусы эшенә комачаулык тудырмаячак. 80-90 павильон янган, "Б" корпусының икенче каты ысланган”, - диде Булат Нагаев.

Шулай ук эшмәкәр сәүдә нокталары янган эшмәкәрләргә урын табачагын җиткерде.

Моннан тыш, Булат Нагаев аренда түләгәннәрнең акчалары икенче ай өчен саналачак, дип белдерде.

““Бүген "А" корпусына сәгать дүрттән сигезгә кадәр керү оештырылачак. Иртәгә бинага иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр керү мөмкин булачак”, - диде “Порт” сәүдә үзәгенең куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе.

Фото: Александр Елисеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев