Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Сабантуй тавислар, Колумбия тамашачылары белән һәм тальян гармун көйләре астында үтте

Казанда Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта һәм Аккош урманында татар милли бәйрәме Сабантуй үтте. Идел буе районында масштаблы бәйрәмнең кунаклары казанлылар гына түгел, Колумбия җанатарлары, 50 чит ил журналисты булды. Сабантуйга кергәндә, аларны күмәч һәм чәк-чәк белән сыйладылар.

  •  
  •  
  •  

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь, Алсу Сафина). Бүген Казанда Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта һәм Аккош урманында татар милли бәйрәме Сабантуй үтә. Идел буе районында масштаблы бәйрәмнең кунаклары казанлылар гына түгел, Колумбия җанатарлары, 50 чит ил журналисты булды. Сабантуйга кергәндә, аларны күмәч һәм чәк-чәк белән сыйладылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Ләйлә Фазлыева, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. Сабантуй кунаклары булды.

Иртәдән үк Каенлыкка кунаклар агыла башлады. Аларны авыл йортларында көтәләр – быел бәйрәмдә республиканың 11 муниципаль районы гореф-гадәтләре тәкъдим ителде. Һәр район кечкенә генә мәйданчыкка үзләрен таныткан эшләнмәләр һәм осталар белән уртаклашырга теләгән. Мәсәлән, Кукмара районы киез итекләр һәм чуен табалар тәкъдим иткән. Алексеевск районы ел да кыңгырау тавышлары фестивале оештыра.

Питрәч районы йортында “Скорлупино” фестивале бара. Биредә төрле кошларның йомыркаларын күреп була, биредә үк мини-зоопарк оештырылган – кәҗәләр, сарыклар, як бозавы, ат колыны, хәтта ике тавис.

Питрәч районы йортына мәйданга барышлый кунаклар кереп чыкты. Йортка керер алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Шамил Тарпищев таякка сөлгеләр бәйләп калдырдылар. Кунаклар йортны карап чыктылар, осталарның эшләнмәләре белән таныштылар.

Буа районы йортына керүчеләр кулдан тарттырылган оннан Камыр-батыр килеп чыкканны күрә алдылар.

Татарстан районнары әзерләгән чараларда футбол тематикасы да чагылыш тапкан. Мәсәлән, Лаеш районы мәйданчыгында кунакларга кечкенә футбол кырында кечкенә капкаларга туп кертергә тәкъдим ителде. Беренче булып кырга Казан Мэры чыкты. Үзләренең осталыкларын митрополит Феофан, Камил хәзрәт һәм Шамил Тарпищев та күрсәттеләр. Сабатуй мәйданчыгында кунакларны күп төрле футбол фотозоналары көтә.

Төп вакыйгалар мәйданда барды. Биредә кунаклар театрлаштырылган пролог – күңелле тальян гармун турында әкият күрделәр.

Прологтан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин кунакларны бәйрәм белән котладылар. Республика башлыгы игътибар иткәнчә, быел Сабантуй 58 төбәктә һәм дөньяның 30 илендә узачак. Ул күңелле бәйрәм теләде. “Бәйрәмне көттек, Сабантуйга дусларыбызны һәм туганнарыбызны чакырдык, - диде ул. – Бу безнең гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, спорт һәм бердәмлегебезне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек”.

Рөстәм Миңнеханов Казан администрациясенә бәйрәмне әзерләгән өчен аерым рәхмәт сүзләре ирештерде. Ул искәртеп үткәнчә, бәйрәмгә районнар да, музыкаль коллективлар да һ.б. яхшы әзерләнгән.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм татар халкының иң көтелгән һәм иң яраткан бәйрәме. “Сезгә игелек, сәламәтлек телим!”, - диде Мэр.

ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның сәламләү сүзләрен укып чыкты.

Бәйрәм мәйданда дәвам итте. Биредә бәйрәмнең төп батырын сайлаячаклар, аңа традицион бүләк – тәкә һәм автомобиль биреләчәк.

Кунаклар традицион бәйгеләрдә актив катнаштылар, районнарның иҗат коллективлары чыгышларын тыңладылар. Балалар өчен дә күп төрле күңел ачу чаралары әзерләнгән иде.

Фото: https://www.kzn.ru

https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Казанда Сабантуй

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев