Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесендә йөзләгән бала катнашты

Балалар арасындагы Коръән уку бәйгесе 21нче тапкыр уздырылды.

Бүген Казанда XXI “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе узды. Бәйгедә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән йөзләгән бала катнашты.

Быел бәйге "Гаилә" мәчетендә узды. Бәйге Бөтенроссия "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы, Россия мөселманнарының эшмәкәрләре ассоциациясе, "Гаилә" мәчете һәм Коръән өйрәнү үзәге ярдәме белән оештырылды.

Конкурс по чтению Корана "Братья и сестры Сююмбике" в мечети Гаиля

Галим, профессор Хатыйп Миңнегулов балаларга туган телне белү әһәмияте турында да сөйләде.

“Сез үзебезнең халкыбызның тарихын, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен беләсез, тупланган рухи мирасларыбызны үзегезнең күңел хәзинәсенә әйләндерәсез икән, безнең халкыбыз яшәр. Без Ислам динендә булсак та, безнең үзебезнең телебез бар. Мин сезнең чын мәгънәсендә мөселман, чын мәгънәсендә татар булып, әби-бабаларыбызның васыятен алдагы буыннарга да җиткерүегезне телим”, - диде Хатыйп Миңнегулов.

Конкурс по чтению Корана "Братья и сестры Сююмбике" в мечети Гаиля

Бәйгегә Татарстаннан гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләреннән дә катнашучылар килә. Самарадан килгән иман-мөхтәсиб Габдулла Мөхәммәткәрим “Татар-информ” хәбәрчесенә бәйгегә 20 гә якын бала алып килүе турында әйтте.

“Бу бәйгегә без 10нчы тапкыр киләбез. Бүген 20гә якын шәкерт алып килдек. Балалар бу бәйгегә бик теләп әзерләнә”, - Габдулла Мөхәммәткәрим.

Бәйгенең алып баручысы Гамил Нур балалар белән уртак тел таба алды. Ул аларга кызыклы һәм эчтәлекле сораулар да әзерләп килгән. Дөрес җавап бирүчеләр истәлекле бүләкләр алды. Шулай ук, нәтиҗәләр ясалган вакытта, балалар, бергәләшеп, Коръән аятләрен укыдылар.

Конкурс по чтению Корана "Братья и сестры Сююмбике" в мечети Гаиля

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесендә барлыгы 36 номинация иде. Катнашучылар Кол Гали, Кол Шәриф, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Габдулла Тукай, Исмәгыйль Гаспралы, Сөембикә, Мөхлисә Буби һәм башка шәхесләргә караган сорауларга җавап бирделәр.

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесендә 4 яшьтән 18 яшькә кадәр булган балалар катнашты.

Конкурс по чтению Корана "Братья и сестры Сююмбике" в мечети Гаиля

Бирегә берничә йөз бала җыелганлыктан, казыйлар берьюлы берничә катнашучыны кабул итте. Әйтергә кирәк, кызларны һәм малайларны аерым бәяләделәр. Казыйлар катнашучыларга дингә һәм билгеләнгән шәхесләргә караган сораулар бирде, шулай ук Коръән аятләрен дә укытып карадылар.

Оештыручылар һәр катнашучыга да истәлекле бүләкләр әзерләп куйган, ә җиңүчеләр Диплом белән дә бүләкләнде.

Конкурс по чтению Корана "Братья и сестры Сююмбике" в мечети Гаиля

Конкурс по чтению Корана "Братья и сестры Сююмбике" в мечети Гаиля

Конкурс по чтению Корана "Братья и сестры Сююмбике" в мечети Гаиля

Конкурс по чтению Корана "Братья и сестры Сююмбике" в мечети Гаиля

Конкурс по чтению Корана "Братья и сестры Сююмбике" в мечети Гаиля

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев