Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда шикәр чиренә бушка тикшеренү узарга була

6-8 апрель көннәрендә Казанда яшәүчеләр бушка шикәр авыруына тикшеренү уза ала.

Башкалада Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында "Сәламәт бул" акциясе уздырыла. Ул "Диабетны җиңәбез!" шигаре астында үткәрелә.

Шәһәр халкы үз сәламәтлеген Казандагы хастаханәләр каршында эшләүче сәламәтлек үзәкләрендә тикшертә ала. Хезмәт күрсәтү вакыты - 9:00-14:00 сәгатьләргә билгеләнгән.

Моннан тыш башка чаралар да уздырыла. 7 апрельдә, мәсәлән, шикәр чире белән авыручылар өчен махсус лекция дә укыла, түгәрәк өстәл, әңгәмә, семинарлар да оештырыла.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, шикәр чире эпидемиясе күп илләрдә тиз үсеш кичерә. Моңа халыкның картаюы һәм яшәү рәвеше - дөрес тукланмау, начар гадәтләр, физик йөкләнешнең аз булуы, киеренке хәлләр йогынтысы тәэсир итә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев