Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Славян язуы һәм мәдәнияте көне зурлап билгеләп үтелә

Бәйрәм тантанасы иртәгә, 24 майда, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында була.

Иртәгә, 24 май көнне, Россия күләмендә Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстанда да бәйрәм чаралары узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Славян язуы һәм мәдәнияте көнендә Татарстан башкаласында Казанның әйдәп баручы музыкаль коллективлары чыгыш ясаячак. Тантаналы чара С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында була. 

Концертта академия һәм халык хор коллективлары чыгыш ясаячак. Республиканың камера хоры, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Казан балалар музыка мәктәпләренең ирекле хоры, Казан дәүләт мәдәният институты хоры, И.Әүхадиев исемендәге Казан музыка училищесы хоры чыгышлары көтелә. Репертуар Россия мәдәният министрлыгының эш төркеме тарафыннан тәкъдим ителгән һәм акциядә катнашучы барлык шәһәрләр өчен дә бердәм.

  • Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында концерт 24 майда 13.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
  • Славян язуы һәм мәдәнияте көне уңаеннан Мәскәүнең Кызыл мәйданында 24 майда 12.55 сәгатьтә тантаналы чара үткәреләчәк. Ул “Россия-Культура” телеканалында турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

Фото: http://mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев