Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда социаль проектларга акча табарга өйрәтәләр

Лабораториянең беренче спикеры - Татарстан Республикасы Яшьләр оешмасы советы рәисе урынбасары Руфия Мөхммәдиева.

Кеше нинди дә булса социаль проектны тормышка ашыру идеясе белән яна икән, аңа ул идеясен тормышка ашырырга ярдам итүчеләр һичшиксез табылачак. Ягъни, идеяңнең әһәмиятен дәлилли белсәң, акча бирүчеләр табыла. "Акыл фабрикасы” мәктәбенең чираттагы утырышы проектларга грантлар аша финанслар табу юлларына багышланган иде.

 Штаб "Акыл фабрикасы"

Яшьләрне үз проектларына акча табарга бүген Казанның "Штаб" креатив индустрияләр резиденциясендә өйрәтәләр. Биредә “Милли проектларга ресурс җәлеп итү юллары” темасына багышланган “Акыл фабрикасы” мәктәбенең чираттагы утырышы бара. Чара лаборатория форматында үтә - теория өлешеннән соң практик биремнәр каралган.

Лабораториянең беренче спикеры - Татарстан Республикасы Яшьләр оешмасы советы рәисе урынбасары Руфия Мөхммәдиева. Ул грантлар алу өчен заявкалар язу буенча үзенең 20 еллык тәҗрибәсе белән уртаклашты, киңәшләр бирде, ялгыш адымнардан кисәтте. Руфия Мөхәммәдиева проектларны татар телендә язып булмавын аңлатты.

 Штаб "Акыл фабрикасы"

"Проект өчен аның исеме зур әһәмияткә ия. Матур яңгырашлы исем табыгыз. Проектның исемен язганда аның беренче өлеше проектның асылын ачып бирә торган булып, куштырнаклар эченә яңгырашлы исем куела", дип җентекләп мисаллар белән аңлатты ул. "Проектны язу чорында сез шуның белән яши башлыйсыз. Хәтта сез грант акчасын отмаган очракта да аны тормышка ашырырга әзер буласыз. Шунысы да зур әһәмияткә ия", - диде ул. Руфия грант бирү эшендә катнашкан экспертларны алдарга тырышмаска, аларны хөрмәт итеп эшләргә кирәклеген искәртте. "Грант бирүче сезнең белән горурлансын", - диде ул.

 Штаб "Акыл фабрикасы"

"Акыл фабрикасы"н Бөтенндөнья татар яшьләре форумы оештыра. Форум рәисе Тәбрис Яруллин проектның Татарстан Республикасының телләрне үстерү программасында булуын әйтте.

 Штаб "Акыл фабрикасы"

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев