Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда сөт продукциясен мәҗбүри маркировкалаудагы кыенлыклар хакында фикер алышалар

«Киләсе атнада Рөстәм Миңнеханов республика Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышында катнашырга ниятли», - диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе, Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәҗбүри маркировкалауны кертүгә бәйле рәвештә сөт продукциясе җитештерүче зур булмаган предприятиеләр алдында килеп туган кыенлыклар хакында фикер алышачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе, Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Киләсе атнада Рөстәм Миңнеханов республика Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышында катнашырга ниятли. Проект төркеме Совет утырышына кадәр эшкуарларны борчыган мәсьәләләр, проблемалы юнәлешләрне тикшерәчәк», - диде Галимова.

Көн тәртибендә ким дигәндә дүрт тема урын алган, шуларның берсе сөт продукциясе җитештерүче зур булмаган предприятиеләр эшендәге кыенлыклар белән бәйле. Проект төркемнәре әлеге мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләгән.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X