Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда танылган остеопатны үтерүчене кулга алганнар

Үтерүдә шикләнелүче - 35 яшьлек Тимур Әхмәтҗанов. Ул үзенең бертуганының иренә пычак кадаган.

Җәрәхәтләрдән 28 яшьлек Расул Буранов (ул остеапат буларак танылган иде) үлгән. Әхмәтҗановка карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

«Ул минем гаиләмне куркытып яшәде. Мыскыл итте һәм кыйнады, барысына да яулык бәйләтте. Ул радикаль ялган мөселман, ул эчте, тәмәке тартты һәм башка хатын-кызларга кагылды. Мин аның белән күп тапкырлар сөйләшеп карадым. Файдасыз булгач, чара күрергә туры килде», – диде журналистларга гаепләнүче.

Ул үз гаебен тулысынча таныган.

«Гаепле булуымны белеп, мин үзем килдем.  Ярты сәгатьтән соң мин полиция бүлеге янында идем инде», - дип өстәде ул.

«Татар-информ» полиция хезмәткәрләренең Әхмәтҗановны тоткарлавын хәбәр иткән иде. Үтерелгән егетнең мәетен кичә Казанның Коммунаров урамындагы йортларның берсендә тапканнар. Ир-атлар арасында шәхси мөнәсәбәтләр аркасында низаг чыккан.

Суд Әхмәтҗановка 2 айга арест билгеләде.

Фото: © Дмитрий Шатров \ «Татар-информ»

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/v-kazani-arestovan-muzcina-ubivsii-muza-sestry-telo-kotorogo-nasli-na-ulice-kommunarov-5907796

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев