Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда ТАССР парламенты юбилеена багышланган җыен үткәреләчәк

Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы җыенга өлкән депутатларның барысы да чакырылуын әйтте.

20 ноябрьдә, ТАССР беренче чакырылыш Югары Советына беренче сайлау уздыруга 80 ел тулу уңаеннан, республика җәмәгатьчелек җыены узачак. Бу хакта бүген Татарстанның Дәүләт Советы президиумы утырышында билгеле булды.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чараның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театрында сәгать 11 дә башланачагын әйтте. Парламентаризм үсешенә анализ ясалган төп доклад белән Фәрит Мөхәммәтшин үзе чыгыш ясаячак.

“Хәзер җитди әзерлек бара. Өлкән депутатлар әле безнең арада, мөмкин кадәр барысын да чакырырга тырышачакбыз”, - диде парламент рәисе. 

Җыенда катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләве җиткерелер дип ниятләнә. Республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгышы көтелә. Шул елларның депутатлары да чыгыш ясаячак.

Фәрит Мөхәммәтшин башта тантаналы җыенны ул елларда беренче съезд узган Менжинский залында үткәрмәкче булуларын әйтте. Ремонт сәбәпле, Тинчурин театрында оештыру карарына килгәннәр. Аның сүзләренчә, Тинчурин бинасында ТАССР Үзәк башкарма комитеты очрашуы узган.

  • Чарада җиде кешегә “парламентаризм үсешенә керткән өлеш өчен” Татарстан Республикасы Дәүләт Советының күкрәк билгесе тапшырылачак.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X