Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда татар фильмнары күрсәтелә башлады

Милли кино прокаты Рөстәм Рәшитовның "Айсылу" һәм Илдар Ягъфәровның "Күктау" картиналарын тамашачыга тәкъдим итү белән ачылды. Казанның "Мир" кинотеатрында Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтелә башлады. Татарстанда төшерелгән татар фильмнарын тамашачыга күрсәтү идеясе Казан киносы көннәрен уздырганда барлыкка килә. Анда, кино сәнгатенең танылган шәхесләре белән бергә, яшь режиссерларны да күрергә мөмкин иде....

Милли кино прокаты Рөстәм Рәшитовның "Айсылу" һәм Илдар Ягъфәровның "Күктау" картиналарын тамашачыга тәкъдим итү белән ачылды. Казанның "Мир" кинотеатрында Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтелә башлады.

Татарстанда төшерелгән татар фильмнарын тамашачыга күрсәтү идеясе Казан киносы көннәрен уздырганда барлыкка килә. Анда, кино сәнгатенең танылган шәхесләре белән бергә, яшь режиссерларны да күрергә мөмкин иде. Шуңа да проектның прокат программасы ике картинаны тәшкил итәчәк.
Ике фильм бер-бер артлы күрсәтеләчәк сеанс 150 сум тора, дип хәбәр итә "Татаркино" матбугат хезмәте.
"Күктау" - ятим калган ике кешенең авыр тормыш шартларында бер-берсенә ярдәм итүе турындагы дулкынландыргыч драма. Америкага дәваланырга китәргә һәм анда яңа гаиләгә эләгергә тиешле кечкенә Булат һәм автоһаләкәттә гаиләсен югалтып, 6 ел төрмәдә утырган Кәрим хакындагы фильм 2005 елда төшерелгән. Ул − Татарстанда җитештерелгән тулы метражлы беренче нәфис фильм. Картинаның режиссеры - Илдар Ягъфәров. Бу фильм 2005 елда Кинотаврда төп бүләккә лаек булды.
"Айсылу" фильмы "татар көлбикәсе" турында дулкынландыргыч язмыш шәрехләмәсенең чираттагысы. Картинаның төп герое - Айсылу исемле гаҗәп матур тавышлы кыз. Аягы гарипләнгәнлектән, ул култык таяклары ярдәмендә генә йөри ала. Кыз әнисе белән авылда яши һәм аның киләчәге бер дә кызыксыз булыр кебек тоела. Әмма берчак кызга киләчәген яхшыга үзгәртү мөмкинлеге бирелә…
Фильм татар телендә төшерелгән. Рольләрне республиканың татар театрлары артистлары башкара. Айсылу ролен яшь артистка Гөлназ Галимуллина уйный. "Айсылу"да төп каһарман тарихының бары башлангычы гына күрсәтелүен билгеләп китәргә кирәк. "Татар көлбикәсе" маҗараларының дәвамын авторлар 2015 елда дәвам итәргә планлаштыралар.
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X