Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Tatarstan Hospitality Expo күргәзмәсендә азык-төлек лабораториясе эшләячәк

Horeca by Kazan күргәзмәсе яңа исем алды, быел ул киңәйтелгән форматта узачак.

20- 22 апрельдә Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә Kazan Expo халыкара күргәзмә үзәгендә Tatarstan Hospitality Expo күргәзмәсе узачак. Анда берничә интерактив зона, шул исәптән азык-төлек лабораториясе эшләячәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

«Без кунакчыллык тематикасында берничә интерактив зона һәм инсталляция төзибез, алар кунакчыллык индустриясендә һөнәр үзенчәлекләрен белергә ярдәм итәчәк. Мисал өчен, азык-төлек лабораториясе, анда ингредиентларны яхшырак өйрәнү һәм аларның бер-берсе белән үзара туры килүен белү өчен ризык белән экспериментлар үткәрелә», — дип сөйләде күргәзмәнең генераль продюсеры Марина Бурага.

Күргәзмәнең бурычы — туризм индустриясенең дәүләт дәрәҗәсендә дә, бизнес-дәрәҗәдә дә рестораннар һәм шеф-поварлар белән актив һәм тыгыз хезмәттәшлеге өчен нигез салу, диде ул.

Оештыручылар түгәрәк өстәлләр үткәрергә, төрле мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм берничә килешү имзаларга планлаштыра. Аерым алганда, традицияләрне җайлаштыруга, этник һәм милли мәдәниятне эчке һәм халыкара туризм трендына әверелдерүгә кагыла, шул исәптән Татарстан тәҗрибәсе мисалында да.

  • Күргәзмә сайтында (horeca-kazan.ru.) гариза калдырып, экспозициядә катнашырга мөмкин. Күргәзмә 2016 елдан бирле Казанда ел саен уздырыла. Бу елга кадәр ул Horeca by Kazan дип аталды. Дүрт ел дәвамында күргәзмәдә 20 меңнән артык кешедән катнашкан. Алар күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында бушлай укыган.

Фото: скриншот сайт

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев