Казанда трамвай белән бәрелешкән машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар
Юл-транспорт һәлакәте 8 декабрьдә кич Зур Крыловка урамында булган.
Казанда Киров районында трамвай белән бәрелешкән Самара “Лада”сы машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте 8 декабрьдә кич Зур Крыловка урамында булган.
Урынга 4нче янгын-сүндерү часте килгән, автомобиль аккумуляторын сүндергәннәр, һәлакәт урыны әйләндереп алынган.
Нәтиҗәдә, 29 яшьлек машина йөртүче 12нче шәһәр хастаханәсенә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев