Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр

Татарстанлылар Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Бүген Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, волонтерлар һәм хакимият вәкилләре Ватан Геройлары көнен билгеләп үтте.

Казанлыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады.

«Россия Геройлары көне – Россия, Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройларының батырлыгын хөрмәтләп искә алу өчен бик яхшы вакыйга», - дип искәртте Эльмира Зарипова.

Тантанада катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Алар арасында «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов кебек танылган шәхесләр дә бар иде.

Борис Кузнецов шушы арада Мәскәүдә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүдә катнашкан. Аны биредә Россия Президенты Владимир Путин котлаган.

«Президент белән очрашу – зур бәхет. Илебез белән күтәренке кәефле, матур һәм искиткеч яхшы кеше идарә итә. Баш командующийның чыгышын тыңлаганда, без бары тик бер әйбер турында гына уйладык – илебезгә бәхет һәм шатлык теләдек», - дип искәртте Кузнецов.

Ватан Геройлары көне Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройлары, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерлары хөрмәтенә гамәлгә куелган. 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев