Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда VI Республика ифтарының беренче көне узды

Быел Республика ифтарын ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым уздырырга карар кылынган иде.

Бүген, 26 майда VI Республика ифтарының беренче - ир-атлар көне - узды. Ул Казан теннис академиясе биләмәләрендә үткәрелде. Ифтарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

 

Ифтарның беренче көнендә 4 меңләп кеше катнашты. Кунакларны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләп, Рамазан аеның әһәмиятен аңлатып китте. 

 

Чарага җыелган халык өчен викторина уздырылды. Ифтар мәҗлесен алып барган Рүзәл Әхмәдиев кунакларга сораулар бирде, җавапларны махсус сайт аша җибәрү шарт иде. Сайтка беренче булып теркәлгән 200 кеше Ислам дине белән бәйле булган 20 сорауга җавап бирде. Иң тиз һәм дөрес җавап биргән 5 кешегә истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

 

Авыз ачар вакыт җиткәнче, җыелган халык дини җырлар тыңлады. Чарада Айдар Файзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгыш ясады. 

 

Авыз ачканнан соң җәмәгать намазы укылды. 

  • VI Республика ифтары, башка еллардагылардан аермалы буларак, ике көнгә бүленде - ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым, 26 һәм 27 май көннәренә тәгаенләнгән. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе һәм "Kazan-Arena" АҖ оештыра. Республика ифтарында 8 мең мөселман катнашыр, дип игълан ителгән иде. Республика ифтарына күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятим балалар һәм инвалидлар, сукырлар һәм ярдәмгә мохтаҗлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм башкалар чакырулы иде.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев