Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда вирус куркынычы булганда күп тапкыр файдаланыла торган комбинезон теккәннәр

Комбинезонны сертификацияләүне ике атна эчендә төгәлләргә ниятлиләр.

Казан химия фәнни-тикшеренү институтында 20 тапкыр файдаланып була торган вируска каршы комбинезон теккәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Ростех» Дәүләт корпорациясеннән хәбәр иттеләр.

«Коронавирус эпидемиясе фонында предприятие бик тиз мобильләште һәм булган базага, техник карарларга таянып, вируска каршы комбинезон әзерләде», — дип белдерделәр компаниядә. Костюмның инновацион материалы бик нык булуы белән аерылып тора — ул озак вакыт файдалануга да карамастан, ышкылмый һәм ертылмый.

Комбинезон табиблар, хезмәт күрсәтү секторы һәм махсус хезмәтләрдә эшләүчеләргә исәпләнгән. «Костюмны физик затлар да сатып алырга мөмкин: аларны ваклап сәүдә итү челтәрләрендә табып булачак», — дип искәрттеләр корпорациядә. Комбинезонның бәясе ике мең сум тирәсе тәшкил итәчәк.

Комбинезонны сертификацияләүне ике атна эчендә төгәлләргә ниятлиләр.

Фото: Ростех

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев