Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Хәтер көне уңаеннан татар халкының батырлары рухына багышлап дога кылынды

Бүген Казанда Хәтер көне үткәрелде. Татар халкы тарихында әлеге истәлекле дата республиканың төрле мәчетләрендә билгеләп үтелә.

Казанда Хәтер көне уңаеннан татар халкының батырлары рухына багышлап дога кылынды

Фото: ТР Диния нәзарәте

Бүген Казанда Хәтер көне үткәрелде. Татар халкы тарихында әлеге истәлекле дата республиканың төрле мәчетләрендә билгеләп үтелә. Төп чаралар аеруча зурлап башкалада – «Кол Шәриф» мәчетендә узды. Бу уңайдан җыелышка Татарстанның төрле почмакларыннан аксакаллар, мөхтәсибләр, имамнар килде. Әлеге чараны Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы оештырды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

«Хәтер көне» җәмәгать белән өйлә намазы уку белән башланды, аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Намаздан соң мәчеткә җыелган халык гадәттәге маршрут буенча Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән мавзолей һәм Сөембикә манарасы янына юнәлде. Биредә чараның төп өлеше узды. Каберлек янында Коръәннән сүрәләр укылды һәм Казанны алганда шәһит киткәннәр һәм динебез, халкыбыз һәм Ватаныбыз хакына төрле вакытларда һәлак булган татар халкының батырлары рухына багышлап дога кылынды. Җыелган халык Аллаһы Тәгаләдән аларның рухлары шат, мәңгелек урыннары Җәннәттә булуын сорады, диелә хәбәрдә.

Хәтер көне ел саен Татарстан мәчетләрендә Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы тәкъдиме белән Рамазан ае тәмамланганнан соң 2 атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-канал

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-xater-kone-unaennan-tatar-xalkynyn-batyrlary-ruxyna-bagyslap-doga-kylyndy-5886593

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев