Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пункты эшләячәк

Чыршыларны 10-31 гыйнвар көннәрендә Гадел Кутуй урамы, 160нчы йорт адресы буенча кабул итәчәкләр.

Казанда 10-31 гыйнвар көннәрендә Яңа ел чыршыларын кабул итү пункты эшләячәк. Агачларны Гадел Кутуй урамы, 160нчы йорт адресы буенча кабул итәчәкләр, дип хәбәр ителә Идел буе экология компаниясе сайтында.

Чыршыны пунктта урнаштырылган контейнерларда калдырырга мөмкин. Бердәнбер шарт – анда бернинди уенчыклар да булмаска тиеш.

Агачларны Югары Ослан районының Шылангы авылында урнашкан фермер хуҗалыгына алып китәчәкләр. Биредә алар кәҗәләргә азык сыйфатында кулланылачак. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев