Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда яман шешкә каршы Татьяна Покровскаяның хәйрия мастер-классы уза

12 сентябрьдә Су спорт төрләре сараенда Россия Хезмәт Герое, Россиянең атказанган тренеры, синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровскаяның хәйрия мастер-классы узачак.

Онкология - XXI гасыр чумасы, куркыныч авыру. Ел саен Россиядә яман шештән миллион ярымнан артык гомерләр өзелә. Бүгенге көндә Россия Федерациясендә онкология авырулары белән көрәшү буенча Россия Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән федераль программа гамәлгә ашырыла. Бу көрәштә спорт җәмәгатьчелеге дә читтә калмый һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә омтыла.

Татьяна Покровскаяның мастер-классында Татарстан Республикасының яшь синхрончылары – Казан һәм Яр Чаллы республика һәм муниципаль спорт мәктәпләре, синхрон йөзү академияләре һәм үзәкләре белән шөгыльләнүче яшь синхрончылары, шулай ук Ижау кунаклары катнашачак. Моннан тыш, тамашачылар сыйфатында Су спорт төрләре сарае каршындагы спорт-сәламәтләндерү төркемнәренең яшь укучылары да чакырылачак.

Мондый чараларны Казанда инде берничә ел уздыру традициясе бар, ә 2018 елда «Олимпиец» спорт комплексында мастер-классны биш тапкыр олимпия чемпионы Светлана Ромашина үткәрде. Быел мастер-класс кысаларында җыелган барлык акчалар Анжела Вавилова исемендәге хосписның икенче бинасын төзүгә тотылачак. 

Фото: shayantv.ru

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев