Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда яшь ана һәм яшь ярымлык бала югалган

Казанда полиция хезмәткәрләре 1990 нчы елгы Алиса Кашафетдинованы һәм аның яшь ярымлык улы Богданны эзли. Хатын-кыз улы белән бергә 18 нче мартта өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Хатынны эзләү турында гариза белән тормыш иптәше 20 нче мартта полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, яшь ана иренә берничә...

Казанда полиция хезмәткәрләре 1990 нчы елгы Алиса Кашафетдинованы һәм аның яшь ярымлык улы Богданны эзли.

Хатын-кыз улы белән бергә 18 нче мартта өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Хатынны эзләү турында гариза белән тормыш иптәше 20 нче мартта полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, яшь ана иренә берничә тапкыр шалтыраткан һәм аның белән бар да тәртиптә булуын хәбәр иткән.

Полицейскийлар ачыклаганча, хатын-кызның үзе белән паспорты һәм кәрәзле телефоны бар. Аларга шулай ук билгеле булганча, югалган хатын-кыз психоневрологта учетта тора. Кияүгә чыкканчы, ул инде өеннән киткән булган.

Тышкы кыяфәте буенча хатын-кыз 23 яшьтә, буе - 160 см, ябык, чәчләре - коңгырт, җилкәдән озынрак, күзләре - коңгырт-кара.

Өстендә - карасу төстәге куртка-аляска, аркасында "Россия" язуы бар, зәңгәр төстәге джинс, зәңгәр төстәге кофта, аягында - ак төстәге кроссовкалар.

Балага карасу-кызыл төстәге курта-пуховик, соры төстәге җылы ыштан, башына карасу-яшел төстәге башлык, аякларына кара ярымботинкалар киертелгән.

Хәзерге вакытта полицейскийлар хатын-кызны һәм баланы эзли, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

Хатын-кызның һәм улының кайдалыгы турында берәр мәгълүматы булганнардан 02, 221-48-25, 262-01-38 телефон номеры буенча хәбәр итү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев