Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда югары уку йортлары өчен татарча физика дәреслеге тәкъдим ителде

Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында татар төркемендә белем алучы 20-25 кеше ике ел шушы дәреслек буенча татарча укыячак.

Бүген Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында югары уку йортлары өчен татар телендә физика дәреслеге тәкъдим ителде. Университетта татар төркемендә белем алучы 20-25 кеше ике ел шушы дәреслек буенча татарча укыячак.

Ректор Рәшит Низамов кереш сүзендә, татар телендә белем бирүне кысырыкларга тырышсалар да, уку йортының элекке эшчәнлегенә тугры калачагын билгеләп узды. Билгеле булганча, КДАТУ да татар телендә белем бирү өзлексез рәвештә 27 нче ел дәвам итә. Бүген югары уку йортлары арасында вуз аеруча шушы юнәлеше белән аерылып тора. “Без шушы юлдан барачакбыз. Дөньяны белмәссең, әллә нинди үзгәрешләр булуы мөмкин. Ул очракта инде безнең бар да әзер дигән сүз. Яшь галимнәргә татар телендә белем бирү безнең өчен бик тә мөһим. Татар төркемендә 20-25 кеше укый. 2 ел татарча, 2 ел русча укыйлар. Татарстанда яшәр һәм эшләр өчен аларга ныклы нигез булдырабыз”, - дип белдерде ректор.

Презентация учебника по физике на татарском языке

Укыту эшләре проректоры Илфак Вилданов уку йортында татарча белем бирүнең ректор башлангычында алып барылуын ассызыклады. Ул университет галимнәренең русча-татарча политехника сүзлеге дөнья күргәнен искәртте. Шуннан соң, тагын татарча дәреслекләр чыгармы икән, дип уйланып йөрүен, һәм бүген ышанычы аклануын әйтте. “Бу эш кирәкме дигән сорау бирергә була. Минемчә, студентлар “безгә татарча уку мөмкинлеге бирегез әле” дип торганда, бу эш бик тә кирәк”, - дип белдерде Илфак Вилданов.

Дәреслекнең авторлары – КДАТУ доцентлары Рәшит Шакирҗанов һәм Айдар Хәкимов, профессорлар Рафаил Сафиуллин һәм Рәшит Яхин. Китап ике ел элек Рәшит Шакирҗанов инициативасы буенча Рәшит Яхин белән берлектә языла башлаган. Рәшит Яхин бу эшкә бик теләп тотынган, тик озакламый ул вафат була, аңа китапның басылып чыгуын күрү насыйп булмый.

Презентация учебника по физике на татарском языке

Бүген хезмәтне Рәшит Шакирҗанов тәкъдим итте. “Бик яхшы аңлашыла торгандыр: мондый эшчәнлекне университетның хезмәт коллективы, Галимнәр Шурасы, ректорат ярдәмендә генә алып барыга мөмкин”, - дип ул шушы юнәлештәге эшкә көч куючы университет җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Рәшит Шакирҗанов уку йортында татар телендә 170 тән артык исемдәге әдәбият басылып чыкканын әйтте. Алар арасында 11 дәреслек, 17 терминологик сүзлек,40 тан артык уку кулланмасы, монографияләр бар.

Презентация учебника по физике на татарском языке

Дәреслек 300 биттән тора. Китапта өч кисәк һәм кушымта бар. Аның беренче өлешенә физиканың төрле өлкәләренә караган 17 лекция керә. Алар механика, электромагнетизм, тирбәнеш һәм дулкыннар, оптика, автом физикасы, молекуляр физика, термодинамика, матдәнең фаза әверелешләре һәм башкаларга багышланган. Икенче кисәктә физика буенча 500 дән артык мәсьәлә һәм аларга җаваплар бирелә. Өченче кисәк физика фәнендә кулланылган терминнарга багышлана. Ул үзе ике өлештән тора: беренче өлешендә татарча терминнарның русчага тәрҗемәсе, икенче өлеше физика- техник терминнарның мәгънәсен аңлатып бирүче русча-татарча аңлатмалы сүзлек. Кушымтада физиканы укыту һәм мәсьәләләр чишү өчен кирәкле физик зурлыклар таблицалар итеп бирелә.

Презентация учебника по физике на татарском языке

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник гомуми физика кафедрасы профессоры Гали Даутов дәреслеккә бик югары бәя бирде. Ул үзе дә элегрәк татар телендә физика дәреслеге язган шәхес. “Мин бүген бәйрәмдә утырган кебек утырам, дуслар арасында күк сизәм үземне. Искиткеч зур эш башкарылган. Бугенге көндә бу зур хезмәт. Мин болар алдында баш иям һәм шушы эшчәнлекләрен дәвам итүләрен телим. Искиткеч югары сыйфатлы эш. Физиканың теоретик нигезләре кыскача, аңлаешлы, төгәл итеп язылган. Термодинамика, магнетизм, квант механикасы – барысы да бар. Кыска, әмма тирән эчтәлекле итеп язганнар. Безнең халык өчен бу зур вакыйга. Без татар телен мәктәптә дә, вузда да татарча укыта алганда гына саклап кала алачакбыз”, - диде Гали Даутов.

Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дәреслекнең теле матур булуын билгеләп узды. “Әдәби тел белән язылган. Телне хәзер гаиләгә куып кертмәкче булалар. Әмма телне саклап калу дигәндә, әдәби, фәнни тел турында да сүз алып барырга кирәк бит. Безнең өчен яшьләр милли татар зыялылары булырга тиеш”, - диде.

Презентация учебника по физике на татарском языке

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина да татар телен саклап калу юнәлешендә бүгенге вакыйганың зур адым булуын билгеләп узды. “Геометрия, математика дәреслекләре татарча язылган. Шушы тәҗрибәне университетта саклап калган өчен җитәкчелегенә зур рәхмәт. Кызганыч, бүген башка уку йортларында бу тәҗрибә югала. Бу дәреслектән тагын кайсы уку йортлары файдаланыр дигән сору ачык кала. Шулай булса да, бу юнәлештә барыбер яңа адымнар кирәк, дим саныйм мин”, - дип фикере белән уртаклашты.

Студентлар үзләре өчен туган телдә язылган шушы дәреслек өчен рәхмәтен җиткерде.

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев